Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

11нче гимназиядә бәйрәмдә әниләр балалары белән чыгыш ясады

Гадәттәгечә, һәр елны Әниләр бәйрәмендә 11нче гимназиядә бәйрәмнәр үтә.

Быел да 2 нче А сыйныф укучылары әниләрен бәйрәм алдыннан эшкә җиктеләр. Әниләребез балалары белән бик тырышып иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Шулкадәрле талантлы әниләр бар икән бит.

Искитмәле кичә килеп чыкты.Исеме дә гади генә түгел " Безнең горур әниләребез" дип аталды.

Регина кызы Әлмирә белән, Вилдан әнисе Дания белән,  Илназ әнисе Дилә белән бик матур парлап җырласа,   Марат әнисе Регина белән шәп итеп биеделәр.

Элина әнисе Татьяна белән шигырь сөйләде. Ә Дилиянең әнисе Айгөл Әмировна җырлаганда күзгә яшьләр килде.

Алисә әнисе белән скетч куйса, Айзилә  һәм Таһир үзләре генә җырлады. Кыскасы, һәрберсе үз өлешен кертте.

Соңыннан, дипломнар һәм бүләкләр алып таралыштылар.

фотолар: Венера Галимова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев