Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

11нче гимназиядә беренче сыйныфларны «Орлята России» сафына кабул итеп значоклар тактылар (+фотолар)

Лениногорскиның 11 нче гимназиясендә укучы беренче сыйныф укучыларын «Орлята России» сафына кабул иттеләр һәм значоклар тактылар.

Чара алып баручыларның «Орлята» — ("Бөркетләр«нең) барлыкка килү тарихын сөйләүдән башланды. Шуннан соң Россия Федерациясе дәүләт флагының ак, зәңгәр, кызыл төсләре нәрсәне аңлатуы турында әйтеп үтелде. Россия һәм Татарстан гимны белән дәүләт флаглары сәхнә түренә чыгарылды. 

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов беренче сыйныф укучыларын сәламләп, «Сез — балалар безнең илнең киләчәге. Сез бергә, бер команда булып оешырга, әти-әниләрегезнең терәге, укытучыларның горурланырлык укучылары, илнең батыр ул-кызлары булырга тиешсез. Янәшәгездә сезгә үрнәк булырдай өлкән сыйныф укучылары, укытучылар бар. Сезнең белән күрешкәч, Аркадий Гайдарның „Мальчиш-кибальчиш“ фильмын искә төшердем мин дә», — дип әйтте ул. 

Шуннан соң сүз гимназия директоры Гөлнара Шәрифуллинага бирелде. Ул да беренче сыйныф укучыларын «Орлята России» сафына кабул ителүләре белән котлады һәм «Һәрвакыт алда һәм беренче булыгыз. Илегезне, туган җирегезне яратыгыз. Белемгә омтылыгыз. Гадел булыгыз», — диде.

Беренче сыйныфлар өчен 6 минутлык фильм да күрсәтелде. Аны карагач, барлык беренчеләр тантаналы рәвештә орляталар антын әйтте. 

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән «Форпост», «Движение первых», «Волонтеры Победы», «Юнармейцы» иҗтимагый берләшмәгә керүче егет-кызлары аларның күкрәкләренә «Орлята России» значоклары такты. 

Рамия Гарифуллина, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев