Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

13нче ТОС һәм 4нче мәктәп укучылары белән берлектә өлкәннәрне котлады (+ фотолар)

Тиздән 1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне.

13нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе рәисе урынбасары Ирина Трищанкова һәм 4нче мәктәпнең тәрбия эшләре буенча советнигы урынбасары  А. Хәлимова, шулай ук мәктәпнең  7-8нче сыйныфларыннан активистлар микрорайонда яшәүче өлкәннәрне өйләренә барып котладылар.

Гурьянова Валентина, Зайнуллин Әхәт, Әминова Гөлчирә апага җырлар-шигырьләр, үз куллары белән ясаган открытка бүләк иттеләр.

Территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе чәй янына азык-төлек тупланмасы тапшырды. Бүләкләр алуда хәйрия акциясендә депутат Р.М. Галиев ярдәм күрсәткән.

Шулай ук хәзерге вакытта ялда булган ветеран-педагог Лидия Владимировна Чулиндинаны бәйрәм белән барып котладылар.

Ул башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән, директор урынбасары булган, ГОРОО инспекторы вазифасын алып барган, мәдәният идарәсенең халык традицияләре буенча белгече булып та көч куйган. Лидия Чулиндина котлаулары өчен  укучыларга һәм ТОСка рәхмәт белдерде.

фотолар: 4нче мәктәп һәм 13нче ТОС

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев