Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

14 ел буе йөткереп яшәп кара

Кытайда Гуанчжоу шәһәрендә яшәүче кыз бала 14 ел буе бер туктаусыз диярлек йөткереп яшәгән.

Бу хәл кызга 8 яшьлек вакытта барлыкка килгән. Тикшергән табиблар да эшнеӊ нидә икәнген аӊлата алмаган. Даими рәвештә төрле күзәтүләр дә йөткерүнеӊ сәбәбен ачыкламаган. Төрле дарулар куллану да файда бирмәгән. 

Көннәрдән бер көнне инде буй җиткән хатын-кыз табибларга гипергидроз, ягъни артык тир бүленеп чыгу буенча мөрәҗәгать иткән. Кызныӊ күкрәгенә томография ясарга кирәк була. Аныӊ нәтиҗәләрен карап, яӊадан бронхоскопия үткәргән табиб, аптырашта кала: кызныӊ үпкәсендә 2 сантиметр озынлыгында тавык сөяге барлыгы ачыклана.

Ясаган операция уӊышлы була, сөяк алына. Һәм иӊ гәҗәбе шунда, 14 ел буе борчыган йөткерү тәмамлана.

Бу турыда Times Now News газетасы хәбәр итә.


http://baltaci.ru/

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев