Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

14 яшькә кадәрге балаларның социаль челтәрләрдә утыруын чикләргә тәкъдим иттеләр

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең инициативасы 14-18 яшьлек үсмерләрнең социаль челтәрләрдән бары тик әти-әниләренең язмача рөхсәте белән генә файдалана алуын күздә тота.

14 яшькә кадәрге балаларның социаль челтәрләрдә утыруын чикләргә кирәк, 14-18 яшьлек үсмерләр исә социаль челтәрләрдән әти-әниләренең язмача рөхсәте булган очракта гына файдаланырга тиеш.

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец «Балаларның интернетта мәгълүмати иминлеге» дигән түгәрәк өстәлдә шулай дип белдерде.

«14 яшькә кадәрге балаларның социаль челтәрләрдә утыруын чикләргә кирәк, 14-18 яшьлек үсмерләр исә аннан әти-әниләренең язмача рөхсәте булган очракта гына файдаланырга тиеш», - диде Волынец.

Спикер сүзләренчә, мондый тәҗрибә АКШ һәм Европа илләрендә кулланыла инде, аны ата-аналар берләшмәсе һәм профиль экспертлар да хуплый. Шунлыктан Татарстанның шундый инициатива белән чыгарга хакы бар, дип өстәде балалар омбудсмены.

 

ЧЫГАНАК

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев