Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

14нче балалар бакчасы нәниләре китапханәдә уеннар уйнап, җырлар башкарып кайтты

Барыбызга да билгеле, ана теленә мәхәббәт гаиләдә тәрбияләнә, аның тиңдәшсез зур байлык икәнен бала ата-анасы, әби-бабасы яныңда аңлый башлый.


Мин үзем – татар милләтеннән, матур, күңелгә ятышлы телем белән горурланам. Сабыйларыбызның теле туган телдә ачылсын дип янып яшим, балаларны кызыксындырырга төрле матур чаралар кирәк.

Менә алдан үк сөйләшеп куеп, шәһәребезнең Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәре  Ләйсән Рахманова безне китапханәгә чакырды. Без – 14 нче балалар бакчасында “Ал җилкәннәр” төркеменә йөрүче балалар белән кунакка килдек. Чара искитмәле матур, күңелле үтте. Балаларга аңлаешлы уеннар, табышмаклар, биюләр, җырларга бай иде.Үз эшенең чын осталары: китапханәнең милли әдәбият бүлеге хезмәткәрләре Ләйсән Рахманова, Гүзәл Падюкова, Алсу Нуртдинова чараны өч телдә –  рус, татар, чуваш телендә алып бардылар. Балаларга чуваш сүзләрен кабатларга ошады, ә ил гизәргә теләүче тычкан баласы әкиятендә алар үзләре уйнадылар. Рус сүзләрен татарчага тәрҗемә итеп  үзләренең татар телен белүләрен күрсәттеләр. Ә инде  Г.Тукайның “Туган тел”ен Ләйсән башкаруында балалар тын да алмыйча тыңлады.

Безнең балалар да шигырләр, мәкальләр, җырлар әзерләп барган иде. Татар халкының “Түбәтәй” уенында үзләренең талантларын күрсәттеләр.


Минзилә Могыйнова, тәрбияче.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев