Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

14нче балалар бакчасы нәниләре полиция ветераннарына концерт күрсәтте

Полиция ветераннары һәм 14нче балалар бакчасы арасында Җиңү көне алдыннан очрашу - традициягә керде.

 

Лениногорск Эчке эшләр бүлегенең Иҗтимагый совет әгъзалары һәм ветераннары 14нче балалар бакчасына шатланып килде, дип хәбәр итә Зөлфия Рахманова.

Җиңү көне алдыннан балалар бакчасы Лениногорск полициясе ветераннары өчен ел саен концерт әзерли. "Очрашу патриотик рухта узды. Балалар солдатлар батырлыгы турында шигырьләр сөйләделәр. Сугыш еллары музыкасына биюләр башкардылар. Бик матур номерлар күрсәтелде", - ди Зөлфия Рахманова.

Соңыннан балалар кунакларга бәйрәм открыткалары һәм кәгазьдән ясалган күгәрченнәр бүләк иткәннәр. Күгебез аяз булсын!

 

фотолар: З. Рахмановадан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев