16 лениногорскилы паспортлы булды
Россия Конституциясе көне уңаеннан, 16 яшь лениногорскилы паспорт алды.
Тантаналы чара Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлегендә узды.
Бу мөһим вакыйга белән аларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вәгыйзова котлады.
"Сезне икеләтә бәйрәм белән котларга шат! Россия Федерациясе Конституциясе көнендә паспорт алу-дулкынландыргыч вакыйга. Бу документ сезгә хокуклар гына түгел, ә туганнарыгыз һәм якыннарыгыз алдында зур җаваплылык та бирә", - дип билгеләп үтте Гөлнара Вәгыйзова.
Фото: Лениногорск хакимияте матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев