Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

19 октябрь сынамышлары ни сөйли?

19 октябрьдә керемнәреңне, булган акчаларыңны санап, барлап, тәртипкә китереп куйсаң хәерле.

Икмәк салып, яңа пешеп чыккан икмәкнең катысын авыручы туганыгызга, балагызга, якын кешегезгә ашатсагыз, ул савыгырга тиеш, дип санала.

19 октябрьдә юкка-барга акча туздырырга ярамый. Бик кирәк әйберләрне генә сатып алыгыз. Иртәгә акчага сакчыл карашлы кешеләргә уңыш елмаерга тиеш.

Саран да булмагыз, мохтаҗларга ярдәм итегез. 19 октябрьдә мохтаҗларга юмарт булганнарны шатлык көтә.

Эштән качмагыз, ялкауланмагыз, үз эшегезне кешегә йөкләтмәгез. Югыйсә финанс авырлыклары, күңелсезлекләр килергә мөмкин.

19 октябрь мактанчыкларны да яратмый! Тыйнак булыгыз.

Ә менә кияүгә чыкмаган кызлар иртәгә егетләре турында беркемгә дә сөйләмәсен. Ялгыз калмаслар.

19 октябрь сынамышлары:

Көн җилсез булса, тиздән суытыр.
Каргалар күмәкләп җыелыша икән, көннәр бозылыр.
Коры, каты кар бөртекләре төшсә, киләсе җәйдә уңыш мул булачак.
19 октябрьдә яуган кар ноябрь уртасында кыш җитәчәге турында сөйли.

"Кызыл таң"

Фото: 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев