Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

20 ел рәсми никахта яшәүче пар 20 мең сум алачакмы?

Дәүләт Думасы депутатлары шундый парларга бүләк ясарга — 20 мең сум түләргә тәкъдим итә.

Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов хәбәр итә. Шундый эчтәлекле канун проекты еллар буе рәсми никахта яшәгән парларны федераль дәрәҗәдә матди яктан бүләкләү максатыннан әзерләнгән.

Мәсәлән, 20 ел рәсми никахта яшәүче пар 20 мең сум, 25 ел — 25 мең, 30 ел — 30 мең һәм аннан соң 70 ел бергә яшәүчеләргә 70 мең сум акча түләү күздә тотыла. Түләү күләме елына бер тапкыр индексацияләнергә тиеш.

Канун проекты кабул ителгән очракта, ул 2024 елның 1 июленнән гамәлгә керер дип уйланыла. 

"Ш.К."

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев