Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2018 ел сезнең күңелдә ничек истә калды? Сораштыру

Бусагада яңа - 2019 ел. Узып баручы ел кайсы ягы белән истә калды? Нинди уңыш- шатлыклар алып килде?  Лениногорскилылардан шул хакта сораштык.  

Гөлнара Вәгыйзова, мәдәният хезмәткәре: 
Үтеп баручы ел безнең гаилә өчен уңышлы  булды. Аллага шөкер, тыныч һәм матур гына үтеп бара. Истә калган вакыйгалардан: март аенда “Пируэт” бию төркеменә йөргән улым Булат белән Санкт-Петербургта  булып, гран-прига ия булдык. Бу матур шәһәргә тагын бер кат гашыйк булып кайттык. Май аенда күптән күрешмәгән туганнарыбызның  ераклардан кайтуы да зур сөенеч һәм истәлекле булды. Туган-тумачалар, кырыклап кеше җыелышып күрештек, рәхәтләнеп аралаштык. Бертуган абыем Фаилнең көтеп алынган улы туды. Әлбәттә, барыбыз өчен дә шатлыклы вакыйга булды. Быел икенче улым Азамат белән мәктәпкәчә әзерлек дәресләренә йөри башладык. 2019 ел  барыбызга да көтелмәгән куанычлар –шатлыклар алып килсен. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев