Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2020 елда Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр күпмегә артачагы билгеле

2020 елда Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр 4 процентка артачак. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктур үсеш комитеты утырышында шул хакта хәбәр итте.

 

Докладчы сүзләренчә, бүгенге көндә тарифлар белән бәйле 763 карарның күпчелеге кабул ителгән. «Республикада коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр 4 процентка артачак. Кабул ителгән барлык карарлар шушы дәрәҗәгә туры килә», - дип искәртте ул.

Штром билгеләп үткәнчә, киләсе елның беренче яртыеллыгында электр энергиясе өчен түләү 2019 елның икенче яртыеллыгында билгеләнгән күләмгә (киловатт сәгате – 3,78 сум) тигез булачак, икенче яртыеллыкта исә 4 процентка артып, киловатт сәгате 3,93 сум тәшкил итәчәк.

«Әйтик, Казанда беренче яртыеллыкта су белән тәэмин итү бәясе - 20 сум 59 тиен, икенче яртыеллыкта 21 сум 42 тиен булачак», - дип өстәде ул.

«Быел коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар үсеше республикада билгеләнгән планкадан (3 процент) артмады», - диде докладчы.

Россиядә быелның 1 гыйнварыннан каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча яңа экологик таләпләр гамәлгә керде. Россия Федерациясенең 80нән артык субъекты әлеге модельгә күчте, 200дән артык төбәк операторы сайлап алынды.

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев