Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2022 ел ахырына кадәр Татарстан цифрлар министрлыгы 43 хезмәтне электрон рәвешкә күчерәчәк

Быел дәүләт хезмәтләре порталында 151 яңа хезмәт барлыкка килгән.

Хәзерге вакытта Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында регион халкына  күрсәтелә торган 319 дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүнең 276сы бар. Бу хакта «Татар-информ» га ТР Дәүләт идарәсенең циффрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин хәбәр итте.

"Массакүләм социаль әһәмиятле хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү эше узган ел ахырында башланды һәм быел да актив дәвам итә. 2022 елда республика халкы тарафыннан дәүләт хезмәтләре порталында массакүләм социаль әһәмияткә ия хезмәтләр буенча 120 меңгә якын гариза бирелгән. Узган ел 6,5 мең шундый гариза бирелгән иде", - ди ул.

«Быел дәүләт хезмәтләре порталында барлыгы 151 яңа хезмәт барлыкка килде, ел азагына кадәр тагын 43 хезмәт цифрлаштырылачак», — ди министрның беренче урынбасары.

Илья Начвин шулай ук Татарстанда иң кирәкле дәүләт хезмәтләрен атады. Бу - мәктәпкә гариза бирү, балага айлык пособие билгеләү, балалар бакчасы өчен ата-аналар түләвен компенсацияләү һәм ТКХ өчен түләүгә субсидияләр билгеләү, шулай ук беренче балага ай саен түләү.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев