Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2023 елда Татарстанда юлларны үстерүгә илкүләм проект буенча 11,2 млрд сум тотылачак

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 2023 елда Татарстанда юллар төзү һәм төзекләндерүгә 11,2 млрд сум бүленеп биреләчәк. Әлеге сумманың 5,8 млрд сумы республика бюджетыннан төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын ремонтлауга һәм шәһәр агломерацияләрендәге транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерүгә юнәлдереләчәк, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.

Тагын федераль бюджеттан 1,4 млрд сум Казандагы инфраструктураны үстерүгә биреләчәк. Автомобиль юлларын һәм ясалма корылмаларны норматив хәлгә китерү өчен 3,8 млрд сум каралган. Шул исәптән, 3 млрд сум – федераль бюджеттан, ә 700 млн сумнан артыгы – республика бюджетыннан.

Интеллектуаль транспорт системаларын кертү өчен федераль бюджеттан 224,3 млн сум бүлеп бирү планлаштырыла.

Күперләрне торгызу программасы старт алуы - үткән елның яңалыгы булды. Нәтиҗәдә, 27 күпердә ремонт эшләре башкарылды. Шул исәптән, 510 метр озынлыктагы 15 күпер файдалануга тапшырылды, бу – 2024 елга кадәр ремонтланырга тиешле күперләрнең 18 проценты.

Мәгълүм булганча, илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

https://tatar-inform.tatar/news/2023-elda-tatarstanda-yullarny-usteruga-ilkulam-proekt-buenca-112-mlrd-sum-totylacak-5865021

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев