Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2023 елны нинди кием белән каршы алырга? Зодиак буенча киенәбез

Киләсе 2023 ел кара төстәге куян һәм песи елы. Куян үзе дус һәм шул ук вакытта сак хайван. Ул игелек, зирәклек, үз көчләренә ышаныч белән характерлана. Яңа ел образын сайлаганда нәкъ менә аның сыйфатларын ассызыкларга кирәк.

Ир-атларга да, хатын-кызларга да махсус чикләүләр юк, шуңа күрә нинди кием телисез, шуны кисәгез дә була. Ләкин, ул уңайлы да һәм гади дә булсын.

Зодиак билгеләре буенча киемне ничек сайларга?

 Кучкарлар игътибар үзәгендә булырга ярата. Куян кызыл төсне үз итә. Ләкин Яңа ел төнендә кызыл төс киемдә дә, декорда да күп була. Кызыл "тапка» әйләнәсегез килмәсә, кигән киемегезнең я асты өлеше генә, я өске өлеше генә кызыл булсын.  

Үгезбозаулар, киләсе елны зәңгәр төстә күлмәк, яисә блузка киеп каршы алыгыз. Ул чәчәкләр, яисә яшел яфрак чигелгән, йә төшерелгән булсын.

Игезәкләргә кабарып торган кием кияргә киңәш ителә. Мәсәлән, күлмәк яисә блузкада берәр “пумпон” булсын. Йомшак бахрома белән тегелгән кием кисәгез, тагын да яхшы.

Кыслалар. Кунакларны нәзек һәм җилфердәп тора торган юка күлмәк киеп каршы алыгыз.

Арыслан. Яңа елны каршы алырга нинди кием кисәгез дә, алтын чылбыр, беләзек, йөзекләрне дә тагырга онытмагыз.

Кыз. Алар классиклар. Классик стильдә булган киемнәргә өстенлек бирәләр. Бәйрәмгә классик күлмәк киегез һәм берәр матур бижутерия тагыгыз.

Үлчәүләр. Сез, бигрәк тә хатын-кызлар - гламур яратучылар. Нинди генә бәйрәм булмасын, сез биек үкчәле түфлидә, ялтыравыклы “сумочка” белән. Үзегезгә игътибар җәлеп итәргә яратасыз. Киләсе Куян елын да шулай каршы алыгыз!

Чаяннар. Сез кара киемгә өстенлек бирәсез. Киләсе Куян елын да кара кием киеп, ачык төстәге маникюр ясап каршы алсагыз була.

Укчылар. Хатын-кыз укчылар бик күлмәк кияргә яратмый. Күбрәк топ һәм чалбарга өстенлек бирә. Бәйрәмгә дә чалбар киеп куячаксыз. Сез аны нәрсә белән кисәгез дә, мәсәлән, ачык якалы блузка, ул сезгә бик тә килешеп торачак.

Кәҗәмөгезләр кием белән экспериментлар яратмый. Шуңа да модадан артта калып яши. Бәйрәмгә топ һәм фигурага ятып тора торган юбка сайласагыз шәп була.

Сукоярлар. Сезгә бөтен кием дә килешә. Күлмәк, юбка, чалбар һәм башкалар. Бәйрәмгә ни телисез, шуны киегез. Ләкин, алтын-көмеш турында онытмагыз. Сезнең балдак-беләзекләр, алтын муенсаларыгыз шактыйдыр әле.

Балыклар. Сез бәйрәмдә барысының да күз явын алырга тиеш. Кабатланмас булыгыз. Куян елын каршы алырга ачык төстәге, аскы өлеше бала итәге сыман күлмәк сайлагыз. Аны матур муенса белән тулыландырыгыз.

https://new-year-party.ru/v-chem-vstretit-novyj-god-2023/ сайтыннан тәрҗемә ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев