2024 елдан Россиядә электрон медицина карталары мәҗбүри булачак
ҖӘМГЫЯТЬ

2024 елдан Россиядә электрон медицина карталары мәҗбүри булачак

Киләсе елда Россиядә электрон медицина карталарына мәҗбүр күчеш башлана.

 Бу пациентларның мәгълүматлары бердәм ресурсын формалаштырырга һәм тулаем сәламәтлек саклау системасын үзгәртергә ярдәм итәчәк, ди РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Кәгазьдән баш тарту – ул финанс, интеллектуаль инструмент, шул исәптән медицина ярдәме күрсәтү дәрәҗәләре арасында күчүчәнлек һәм пациентны озата бару да», - дип искәртте ул «Россия» күргәзмә-форумы кысаларында «Илкүләм сәламәтлек саклау» конгрессында ясаган чыгышында.

Мурашко билгеләп үткәнчә, табиб язуы инде мәзәкләрнең даими атрибутына әверелде - электрон медицина картасы шул исәптән бу проблеманы да хәл итәчәк.

 https://tatar-inform.tatar

 

 


Нет комментариев