Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2025 елда «Ана капиталы» арта. Күпмегә?

Дәүләт Думасының Хезмәт комитеты әгъзасы Екатерина Стенякина 2025 елга пособиеләрнең артуы турында сөйләде.

2025 елда Россия Геройларына һәм Хезмәт Геройларына, ветераннарга, инвалидларга, блокададагы Ленинградта яшәүчеләргә, техноген аварияләрне юк итүчеләргә һәм гражданнарның башка категорияләренә бирелә торган пособиеләр 4,5 процентка артачак. Хәрбиләрнең төп акчалата тәэмин ителеше һәм пенсияләре дә үсәргә тиеш. Кагыйдә буларак, мондый индексацияләр көз көне бюджетта билгеләнгән фаразланган инфляция процентыннан ким булмаган процентка үткәрелә. 2025 елга ул 4 процент тәшкил итә.

"Ана капиталы шулай ук 2025 елда үсәчәк, аңа 694,2 миллиард сум бүлеп бирелгән. Инфляция үсеше темпларыннан чыгып, 2025 елда ана капиталы беренче бала туганда 646 мең сумга кадәр, ә икенчесе туганда 854 мең сумга кадәр артырга мөмкин», - дип сөйләде Дәүләт Думасы депутаты.

Исегезгә төшерәбез, 2026 елның 1 гыйнварыннан 18 яшькә кадәрге ике һәм аннан да күбрәк баласы булган россиялеләр, әгәр гаиләнең җан башына уртача керем күләме мөрәҗәгать итүче яши торган төбәктә билгеләнгән җан башына яшәү минимумының 1,5 тапкырдан артмаса, дәүләттән еллык гаилә түләвенә исәп тота алалар. Тиешле канунны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин имзалады.

"Ш.К."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев