Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2025 елда балаларга түләүләр арта. Ничә сумга?

Киләсе елда декрет түләүләре, 1,5 яшькә кадәр бала карау буенча пособие, шулай ук бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие һәм ана капиталы артачак.

«Декрет түләүләре артачак: йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләме йөклелек һәм бала табу буенча отпускның дәвамлылыгы 140 календарь көн булганда 2025 елда 794 355,8 сум һәм 2026 елда 882 575,4 сум тәшкил итәчә», — дигән РАНХиГС хезмәт хокукы буенча эксперт Линда Рыжих.

Эксперт сүзләренчә, бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособиене 2025 елдан 25 735 сумга кадәр, ә 2026 елдан 26 764 сумга кадәр арттыру ниятләнелә.

Эшләүче ата-аналар өчен 1,5 яшькә кадәр бала карау буенча пособиенең максималь күләме киләсе елда аена 69 мең сумга кадәр, ә 2026 елда аена 76,7 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Эксперт  ана капиталы күләме 2025 елда — 4,5 процентка, ә 2026 елда — 4 процентка үсәчәге турында да әйткән.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/09/152832/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев