2026 елда Казанда «Яңа дулкын» узачак
«Яңа дулкын» халыкара музыкаль конкурсы 2026 елда икенче тапкыр Татарстан башкаласында узачак.
Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
«Бу без көрәшкән зур вакыйга. Шәһәр берничә көнгә Ватаныбызның музыка башкаласы булачак. Казан моңарчы күрелмәгән чараларны кабул итәргә һәм оештырырга әзер», – дип ассызыклады Метшин.
Аның сүзләренчә, Казанны музыка фестивален уздыру өчен мәйданчык итеп сайлау – Казанның йолдызлар туа торган урын икәнлеген тагын бер кат исбатлау мөмкинлеге ул.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев