2026 елдан Татарстанда укытучыларга торак сертификатлары бирелә башлаячак
ҖӘМГЫЯТЬ

2026 елдан Татарстанда укытучыларга торак сертификатлары бирелә башлаячак

Татарстанда «Педагогка торак сертификаты» гранты булдырылды.

ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карары ТР хокукый актлары сайтында урнаштырылган.

Грант күләме 1 миллион сум тәшкил итә. Ул ел саен 50 яшькә кадәрге һәм кимендә 3 ел эш тәҗрибәсе булган 300 укытучыга яки тәрбиячегә биреләчәк. Моннан тыш, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ статусына ия булу һәм грант бирелгәннән соң 5 ел Татарстан мәгариф учреждениеләрендә эшләү мәҗбүри.

Грант алучыларны чират тәртибендә кирәкле таләпләргә туры килүчеләр арасыннан сайлап алачаклар. Карар 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

 

https://tatar-inform.tatar

фото: Татар информ


Нет комментариев