24-30 август атнасына йолдызнамә
Кучкар Атна башында медицина тикшерүе, дәвалау-профилактика чаралары узу киңәш ителә. Сәламәтлегегез борчый икән, озакка сузмагыз. Атна уртасы һәм ахыры шактый киеренке булырга мөмкин. Башлаган проектларыгызны төгәлләгез. Якыннарыгызга карата йомшаграк һәм түземлерәк булыгыз.
Үгезбозау
Эштә кайбер хаталар җибәрүегез ихтимал. Игътибарлырак булыгыз, югыйсә хезмәттәшләрегезнең ышанычын югалтуыгыз бар. Пәнҗешәмбе көнне өй мәшәкатьләренә күмеләчәксез. Нәрсәне дә булса эшләргә өлгермәсәгез, якыннарыгыз бу хакта искә төшереп җәфалаячак.
Игезәкләр
Бу вакыт аралыгында сез өегезгә икенче төрле карыйсыз, нәрсәнедер үзгәртергә, яхшыртырга теләк туачак. Дизайнерлык сыйфатларын кулланып, бер-ике көндә дә сез моңа ирешә алачаксыз. Атнаның икенче яртысында эштә кайбер кыенлыклар килеп туарга мөмкин.
Кысла
Сезнең карьерагызда көтелмәгән уңай үзгәрешләр булуы ихтимал. Бу аеруча яңа эш эзләүче кыслаларга кагыла. Сезне бик күп яңа бурычлар көтә, ләкин алар бары тик ләззәт кенә китерәчәк, чөнки сез үзегез моңа омтылдыгыз. Якыннарыгыз сезне туктатырга теләсә дә, үзегез ниятләгән эшне үтәүдән баш тартмагыз.
Арыслан
Атнаның беренче яртысында сезгә үз-үзегез өстендә эшләргә киңәш ителә. Әгәр дә үзегезгә ышанычны югалткансыз икән, моны җиңеп чыгу өчен үз өстегезгә җаваплы эш алып, аны уңышлы чишәргә кирәк. Сез үз белемнәрегезне күрсәтә алачаксыз һәм абруегыз тагы да артачак.
Кыз
Үз проектларыгызны тормышка ашыру һәм аларга бүтән кешеләрне җәлеп итү өчен кулай вакыт. Сез бик профессиональ һәм булдыклы эш итә алачаксыз, ә бу исә, үз чиратында, уңышка китерәчәк. Атнаның икенче яртысында партнерлар белән аңлашылмаучылыклар килеп чыгуы бар.
Үлчәү
Хәзер карарларны үлчәп, аларны кабул итүне сузар вакыт түгел. Кызыклы тәкъдимгә ризалашырга кирәк. Сезнең өчен бик күп юллар ачык һәм бу атна үзгәрешләр өчен бик уңышлы. Алдан сиземләү сәләтегезгә таяныгыз, ул сезне алдамас.
Чаян
Хәзер үк амбразурага барырга кирәк түгел, берничә эшне берьюлы башлау киңәш ителми. Бар көчегезне иң мөһим эшләргә юнәлтсәгез яхшырак булыр. Төрле вакыйгаларның нинди үсеш алачагын алдан ук уйлап куегыз. Үзенең нәрсә теләгәнен белгән кешеләргә уңыш елмаячак.
Укчы
Иске эшләргә кире әйләнеп кайтуыгыз бар, элеккеге хезмәттәшләр белән уңышлы гына эшләп булачак. Балаларыгыз сезне шатландырып торачак, ә туганнарыгыз кирәк чакта ярдәмгә киләчәк. Бу вакыт аралыгында артык акча сарыф итәргә тырышмагыз, финанс өлкәсе бераз киеренке.
Кәҗәмөгез
Атна ыгы-зыгы белән тулы булачак. Эш бик күп, эмоцияләрегез контрольдән чыгарга да мөмкин. Шулай ук туганнар һәм хезмәттәшләр белән мөнәсәбәтләрдә кыенлыклар килеп чыгуы бар. Югары хезмәт хакы түләнә торган эш тәкъдим итсәләр, шунда ук ризалашыгыз, югыйсә мөмкинлекне кулдан ычкындырачаксыз.
Сукояр
Элемтәләр бик күп нәрсәне хәл итә ала торган вакыт, ярдәмнән баш тартмагыз. Өй мәшәкатьләре шактый чыгымнар таләп итә ала, шулай да акчагызны кызганмагыз. Бу вакыт эчендә дуслар белән аеруча игътибарлы һәм әдәпле булырга кирәк. Романтик рухлы мөнәсәбәтләрне дуслык белән бутамагыз.
Балык
Эштә булдыклы булуыгызны, аналитик фикерләү, ситуацияне тамырдан хәл итә белү сәләтегезне күрсәтегез. Шәхси тормышта бәхәсле мизгелләрне тыныч һәм эмоцияләрсез чишә белүегез кирәк булачак. Шул вакытта килешә алачаксыз. Атнаның икенче яртысында сезнең абруегызга тап төшерергә теләүчелә булыр, моңа юл куймагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев