26 яшьлек ир-ат балалар бакчасына кереп ике баланы атып үтергән
Ульяновск өлкәсендә билгесез кеше Вешкайма бистәсендә урнашкан «Рябинка» балалар бакчасында атыш оештырган, дип хәбәр итә "Kazan first".
Җинаятьче балалар бакчасына «Иж-27» мылтыгы белән тыныч сәгать вакыты — балалар йоклаганда килгән. Учреждениедә сакчы булмаган. Ул ишектән кергәч тә идән юучы хезмәткәрне Ольга Митрофановага ата һәм яралый.
Аннары ул икенче катка күтәрелеп, тәрбияче ярдәмчесе Елена Карпованы, тагын бер хезмәткәрне, 5 яшьлек малайны һәм 6 яшьлек кызны атып үтерә, шуннан соң үз-үзенә кул сала.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, 26 яшьлек атучы — Руслан Әхтәмов. Корал хуҗасы - Александр Дронин.
Урында полиция хезмәткәрләре һәм тикшерүчеләр эшли. Фаҗиганең нечкәлекләре ачыклана.
http://arskmedia.ru/news/yaalyklar/68-yashlek-ir-at-balalar-bakchasyna-kerep-ike-balany-atyp-tergn
https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев