Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

30 елдан артыграк хезмәт стажына ия булучыларның пенсиясе артырга мөмкин

30 елдан артыграк хезмәт стажына ия булучыларның пенсиясен ике яшәү минимумы күләменә арттырырга тәкъдим итә Дәүләт Думасының ЛДПР депутатлары.

Бу хакта “ТАСС” закон проектына таянып яза. Россиядә яшәү минимумы күләме уртача 13 290 сум тәшкил итә, диелгән закон проектына аңлатма язуында.

Димәк, 2024 елда аның икеләтә күләме 26 мең сумнан күбрәк тәшкил итә. Закон проекты авторлары фикеренчә, пенсиягә өстәмә түләү кагыйдәләрен, шулай ук күләмен карап тикшерү һәм индексацияләү тәртибен Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы билгеләргә тиеш.

Исегезгә төшерәбез: Россиядә 2024 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе 7,5 процентка артты.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/03/136647/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев