Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

+30 градуслы кызулар килә

Якын араларда Татарстанда янә +30 градустан югарырак эсселек көтелә.

Синоптиклар хәбәренә караганда, чәршәмбе – 26 июльдән кыздыра башлаячак. Бу көнне  көндез термометрның терекөмеш баганасы +25…+30 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә +11…+16 градус. Яшенле яңгыр, секундына 15–20 метрга кадәр көчле җил.

Пәнҗешәмбе – 27 июльдә тагын да эссерәк: көндез +29…+34 градус. Төнлә +11…+16. Якшәмбе – 30 июльдә бераз гына салкынча: +29 градус.

Синоптикларның башлангыч мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә – 28, 29 июльдә эссе һава сакланып, температура +30…+35 градус чикләрендә тирбәләчәк. Урыны белән яшенле яңгырлар булырга мөмкин.

"В.Т." сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев