30 яшьлек хатын әнисен тереләй күмеп куеп үтергән
Тикшерү мәгълүматларына караганда, 30 яшьлек исерек хатын 52 яшьлек әнисе белән низагка кергән һәм аның башына берничә тапкыр чүкеч белән суккан. Аннары әнисен тереләй чокырга күмеп куйган.
Җинаяте турындагы серне ул бергә яшәүче иргә чишкән, ә ир бу хакта полициягә хәбәр иткән.
Суд-медицина экспертизасы хатынның сулыш юлына туфрак эләгү сәбәпле, һава җитмәүдән үлүен ачыклаган.
Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Хатынга 15 ел төрмә яный.
Бу хәл Волгоград өлкәсенең Ольховка авылында булган. Бу хакта җирле тикшерү комитеты хәбәр итә.
https://vatantat.ru/2022/06/84659/
https://photo.tatar-inform.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев