Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

35 мең долларлык азык-төлекне чыгарып ташлаганнар

Чөнки кибеттә аларга бер хатын төчкергән. АКШның Пенсильвания штаты Хановер шәһәрендә бер супермаркет хезмәткәрләре 35 мең долларлык товарны ташларга мәҗбүр булган.

Бу хәл көн уртасында кибеткә килгән һәм камыр ризыклары, ит һәм бакалея бүлекләрендә азык-төлек алдында йөткерә башлаган хатын аркасында килеп чыккан, диелә хәбәрдә.

Яңа хәвефсезлек чаралары нигезендә, коронавирус таралу сәбәпле, супермаркет хезмәткәрләре хатынның селәгәйләре эләгә ала торган азык-төлекне чыгарып ташлаган.

Моннан тыш, гаепләнүче булып киткән бүлекләрне дезинфекцияләү дә үткәрелгән. — Без бу чыгымнарны страховка каплый алу-алмавын тикшерәчәкбез, тик, һәрхәлдә, киләсе елда товарларга бәяләрне күтәрергә мәҗбүр булачакбыз, — дип билгеләп үтәләр кибеттә.

Супермаркет хезмәткәрләре хатын турында полициягә хәбәр итә, ә алары эшне штат прокуратурасына тапшыра. Бу җинаятьче элек җаваплылыкка тарттырылган булган инде. Хәзер анда коронавирус инфекциясе булу-булмауга анализ ясалачак.

Фото: Gerrity's Supermarket

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев