Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

5 октябрь — укытучылар көнендә ял итәбезме?

Быел укытучылар көне эш көненә - пәнҗешәмбегә туры килә.

Укытучылар көне — рәсми бәйрәм, шулай да Россия Федерациясе Хезмәт кодексында бу тантана эшләми торган бәйрәм көннәре исемлегенә кертелмәгән. Россия Хезмәт Кодексының 112 маддәсе буенча түбәндәге эшләми торган бәйрәм көннәре билгеләнгән:

1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар — Яңа ел каникуллары;
7 гыйнвар — Раштуа;
23 февраль — Ватанны саклаучылар көне;
8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне;
1 Май — Яз һәм Хезмәт бәйрәме;
9 Май — Җиңү көне;
12 июнь — Россия көне;
4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне.

Шулай итеп, 5 октябрь россиялеләр өчен эш көне булачак, димәк, күпчелек укытучылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен мәктәпләрдә үткәрәчәк.

Укытучылар көне кайчан булдырылды?
5 октябрьдә Укытучылар көнен бәйрәм итү карары Россиядә 1994 елда кабул ителә. Нәкъ шул елда ЮНЕСКО 5 октябрьне бөтендөнья укытучылар көне (World Teachers Day) дип игълан итте. 

 "Ш.К." сайтыннан

Фото:https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев