Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

5 октябрь- 10 октябрь атнасына йолдызнамә

Кучкар Сезгә хәзер үз эмоцияләрегезне бигрәк тә контрольдә тоту мөһим. Аеруча эш урынында үз-үзегезне кулга алыгыз. Атна башында романтик рухлы очрашулар көтә. Ләкин сак булыгыз: юлыгызда очраган һәр кеше дә сезнең белән ихлас булмаска мөмкин.


Үгезбозау
Сезне күптәннән борчып йөргән проблемалар әкренләп юкка чыга башлыячак. Моның өчен сезгә хәтта берни дә эшләргә кирәк булмас. Шәхси тормышыгыз турында сөйләп йөрү яхшы түгел. Көнләшүчеләр болай да җитәрлек. Ә менә эш планнары белән бүлешү кирәк, бигрәк тә җитәкчеләр белән.

Игезәкләр
Сезне уңай якка таба үзгәрешләр көтә. Сез моңа бик күптән барасыз һәм инде хәзер тыныч күңел белән уңышын алырга хокуклы. Финанс мәсьәләләрендә сез үзегезне бик шомарган итеп хис итәрсез, ләкин бу сезне көтелмәгән чыгымнардан саклап кала алмыячак. Күбрәк үзегез турында түгел, ә башкаларны уйларга тырышыгыз.

Кысла
Моңа кадәр кабул иткән карарлар буенча шикләнүләрегез туарга мөмкин. Язмыштан берәр билге көтегез. Элекке танышларның яңадан тормышыгызга кайтулары ихтимал. Йолдызлар сезгә элемтәләрне җайларга киңәш итә. Бу вакыт аралыгында сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз: авырып китү куркынычы бар.

Арыслан
Артык нәрсәләрдән котылырга вакыт җитте. Сүз квартирыгызны җитди рәвештә җыештыру турында бара. Ә менә эш турында онытып торсагыз да була: барыбер бернинди үзгәрешләр дә көтелми. Хәзерге вакытта сез тәнкыйтьне адекват рәвештә кабул итмәскә мөмкин. Тик шулай да әйткән сүзгә бераз булса да колак салырга кирәк.

Кыз
Артык тәртипле, пөхтә булуыгызның сезгә кире ягы белән әйләнеп куюы мөмкин. Кайвакыт үзегезгә идеаль булмаска рөхсәт итегез.  Туклануыгызга игътибарлырак булыгыз: артык килоны хәзер бик тиз җыярга була. Ял көннәрендә кунаклар көтегез. Аларның килүе сезне сөендерәчәк.

Үлчәү
Сезгә бу атнада комачаулык тудыручы бердәнбер нәрсә – ул сезнең оешмаганлык. Сез беркая да өлгермисез, ә кайбер вакытта хәтта соңга да калачаксыз. Ял көннәрендә күңелегезгә хуш килгән эшләр белән шөгыльләнегез. Аерым игътибарны балаларга юнәлтү мөһим. Аларга бу бик тә кирәк.

Чаян
Сезнең хәзер уңышка ирешүегез вак-төяк  кенә нәрсәләргә дә игътибар бирүегездән тора. Яныгызда булган кешеләргә игътибар итегез. Алар арасында сезгә битараф булмаган кеше бар. Туганнар сезгә кайбер проблемалары белән килергә мөмкин. Аларны хәл итәргә туры киләчәк.

Укчы
Гаҗәпләнмәгез, мәшәкатьләр бу арада күп булачак. Кайбер укчыларны эш урынын яхшыракка алмаштыру көтә. Искегә ябышып ятмагыз, үзегез өчен яңа мөмкинлекләр ачарга тырышыгыз.  Йолдызлар бу вакыт аралыгында самолетта очарга киңәш итми.

Кәҗәмөгез
Гардеробыгызда ревизия ясау яхшы булыр. Күптән кимәгәннәрен юкка чыгарып, үзегезнең күңелгә хуш килгән һәм башкаларның игътибарын җәлеп итәрлек кием алу өчен кулай вакыт. Бу вакыт аралыгы сезнең өчен күңелсез буып тоелырга мөмкин, ләкин сез үзегез аны төрлеләндерергә сәләтле. Мәсәлән, дусларыгыз белән очрашулар, сәяхәтләр сезгә энергия өстиячәк.

Сукояр
Дусларыгыз сезгә сәләтләрегезне ачарга ярдәм итәчәк. Ә инде акча мәсьәләсендә танышларга ышанырга кирәкми. Акчаны саклабрак тотып, бурычка алмый торсагыз яхшырак булыр. Атна ахырында сез шактый арыганлык сизә алачаксыз, ләкин ял көннәрендә ул позитив күңел халәте белән алмашыначак.

Балык
Әгәр дә бу атнада ялкаулык һәм ял итү турында онытып торсагыз, сезне бик зур уңышлар көтәчәк. Карьерагыз һичшиксез югарыга таба менәчәк. Йолдызлар әлегә күчемсез милеккә бәйле килешүләр ясамаска киңәш итә: проблемалар килеп туарга мөмкин. Ә менә шопинг өчен бик тә кулай вакыт.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев