500 сумлык түләнмәгән әҗәтең бар икән, банк счетыңнан 1500 алачаклар
ҖӘМГЫЯТЬ

500 сумлык түләнмәгән әҗәтең бар икән, банк счетыңнан 1500 алачаклар

Моңарчы суд приставлары зур булмаган штрафларны түләттерү өчен дә бурычлы кешеләрне эзләп йөри иде. Ә 2019 елдан 3000 сумнан артмаган штрафны әҗәтленең банк счетыннан ала алачаклар.

 

Бу очракта штраф күләме генә түгел, суд приставлары эше өчен дә түләү (“исполнительный сбор”ның күләме ким дигәндә 1 мең сум) була. Ягъни 500 сумлык түләнмәгән штрафың бар икән, банк счетыңнан 1500 не алачаклар. Шушы рәвешле суд приставлары хезмәте үз эшен җиңеләйтмәкче. Быелның гыйнвар-сентябрендә генә дә Русия буенча 1,5 млн. штрафны түләттерергә тиеш булганнар. Шуның яртысы — 3000 сумга кадәр. Эшне суд приставларына тапшыру тәртибе мондый: машина хуҗасы яки йөртүче штрафны 70 көн эчендә түләми икән, эш суд приставларына күчә. Приставлар аңа заказлы хат җибәрә һәм 5 көн эчендә акча күчерү мөмкинлеге бирелә. Шушы вакытта эшләнмәсә, приставларга 1000 сум түләргә туры киләчәк.

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=24207

Ирек мәйданы


Нет комментариев