Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

6 яшьлек Мәликә республикакүләм бәйгедә призлы урын алды

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган «Шигърияткә сәяхәт» республикакүләм балалар бәйгесе җиңүчеләре арасында Лениногорск районыннан да бар.


Җиңүчеләрне Казанда Татарстан Халыклар дуслыгы йортында тәбрикләделәр.  Татарстан районнарыннан килгән 900дән артык иҗади эштән 27 җиңүче сайлап алынган. Җиңүчеләрне яшь төркемнәренә бүлеп, берничә номинациядә бүләкләгәннәр.

«Роберт Миңнуллин шигырьләренә иллюстрация» номинациясендә өченче урынны Лениногорск районыннан Мәликә Гыйззәтуллина алды. Аңа 6 яшь, ул әле балалар бакчасына йөри. Мәликә бәйгегә шагыйрьнең «Карбыз» шигыренә иллюстрация ясаган. Жюри аның рәсемен җиңүгә лаеклы дип тапкан.

Бәйгене Роберт Миңнуллин исемендәге татар әдәбиятына һәм сәнгатенә ярдәм фонды Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе белән берлектә уздырганнар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев