Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

7 декабрь - 13 декабрь атнасына йолдызнамә

Кучкар Бу атнада сезгә тирә-яктагы кешеләр белән аралашканда тыенкы булырга кирәк, чакырусыз аларның эчке дөньясына керергә кирәкми. Теләкләрегезнең бик тиз чынга ашуы сезне бераз шикләндерергә тиеш, бу яхшыга алып бармас. Сезне тозакка эләктерүләре дә ихтимал. Атнаның икенче яртысы яңа танышулар һәм идеяләр өчен яхшы булыр.


Үгезбозау
Атна буе сез эштә килеп чыккан мәшәкатьләрне хәл итү белән шөгыльләнәчәксез. Ләкин барысын да ашыкмыйча уйлап эшләргә кирәклеген онытмагыз. Катгыйлык һәм вак-төякләргә игътибар итү теләгәнегезгә ирешергә ярдәм итәчәк. Җомга көнне актуаль проблема үзеннән үзе хәл ителергә мөмкин.


Игезәкләр
Артык катгый планнар корып, аларны җитди рәвештә үтәргә ашыкмагыз. Бу атна агым буйлап салмак кына бару өчен туры килә. Теләгән максатыгызга ирешүегезне сизми дә калырсыз. Ял көннәрен үзегезгә һәм яраткан кешеләрегезгә багышлагыз. Белемнәрегезне баету, камилләшү өчен яхшы вакыт.

Кысла
Көтелмәгән җаваплы вакыйгалар булуы ихтимал. Үзегез өчен генә түгел, башкаларның эше өчен дә җавап тотарга туры киләчәк. Ләкин сез барысын да бик тә уңышлы итеп башкарып чыгачаксыз. Атнаның икенче яртысында мөһим эшлекле тәкъдимнәр булуы мөмкин, алар сезнең карьерагызга шактый зур йогынты ясар.

Арыслан
Киеренке эш бу атнада җимешләрен бирә башлыячак. Эш вакытыгызны кирәкмәгән очрашулардан һәм контактлардан арындырып файдаланырга тырышыгыз. Шәхси тормышыгызда мәшәкатьләр азрак, ә менә тынычлык күбрәк булсын.  Низаглар килеп чыгуы бар, юл кую артык булмас.

Кыз
Бу вакыт аралыгында эш һәм җаваплылык артачак. Үзегезне күрсәтә аласыз. Ләкин беркем белән дә бәхәсләшмәскә тырышыгыз, бер команда булып эшләү яхшырак. Һәр нәрсәдә чама белергә кирәклеген онытмагыз, бу сезне уңышка китерәчәк. Якын кешеләрегез сезгә яңа башлаган эшләрегездә теләктәшлек күрсәтәчәк.

Үлчәү
Атна авыр булачак, бигрәк тә эмоциональ яктан. Беркемне дә тәнкыйтьләмәгез. Планнарыгызны чынбарлыкта килеп чыккан ситуациягә нигезләнеп корыгыз. Үзегезнең һөнәри осталыкны арттырган очракта хезмәт баскычы буенча алга бару мөмкин булыр. Күптән өзелгән эшлекле элемтәләрнең кабат ялганып китүе ихтимал.

Чаян
Үткәннәргә йомгак ясап, тормышны яңа биттән ачарга була. Бу атнада күңелле мизгелләр, якын кешеләрегездән һәм язмыштан бүләкләр күп булачак. Үзегезнең кирәк булуыгызны аңларсыз. Үз-үзегезгә бикләнеп ятмагыз, күңелегезне ачыгыз. Ешрак елмаерга тырышыгыз, моның өчен сәбәпләр дә җитәрлек булачак.

Укчы
Кабул иткән карарыгыз сезнең белән булган вакыйгаларга йогынты ясамый калмас. Хисләргә бирелеп түгел, ә рацональ рәвештә эшләргә тырышыгыз. Сишәмбе көнне вак-төякләргә икътибар итмичә, артыгын сөйләмичә эш итсәгез, теләгәнегезгә ирешерсез. Чәршәмбе ялкауланмагыз, үзегезнең иң яхшы сыйфатларыгызны күрсәтегез, җаваплы көн булачак.

Кәҗәмөгез
Хәзер сезгә фикерләрегезне туплау мөһим. Мантыйк һәм аек акыл сезне уйланылмаган адымнардан саклап калачак. Эштә үз көчегезгә генә таяныгыз, чамадан күп эшләмәгез. Кире очракта йолдызлар физик һәм рухи яктан талчыгу ихтималы турында кисәтә. Ял көннәрендә өегезне кирәкмәгән әйберләрдән чистартырга киңәш ителә.

Сукояр
Бу атнада планнар кору гына түгел, аларны тормышка ашыру белән дә шөгыльләрнергә кирәк. Кемгәдер ярарга тырышып, үз фикерегезне үзгәртмәгез, абруегызны төшермәгез. Мөһим очрашуларны чәршәмбе көнгә билгеләгез. Ялларда дусларыгызга барыгыз яки аларны үзегез кунакка чакырыгыз.

Балык
Бу атна эш күләме буенча шактый ялыктыргыч, киеренке булачак. Үз көчегезгә генә ышанырга туры килер. Ләкин сезнең белән булачак үзгәрешләр берничә ай алга сезнең тормышка йогынты ясыячак. Эш темплары атна уртасына көйләнәчәк, аны ахырына кадәр сакларга тырышыгыз. Якын кешеләрегез сезнең ярдәмгә мохтаҗ булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев