8 дән 16 яшькә кадәрге балалар өчен өстәмә түләү күпме булачагы билгеле
Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин 1 апрельдән аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 8-16 яшьлек балалар өчен яңа түләүләр билгеләнәчәге хакында белдерде.
Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков аз керемле гаиләләрдәге 8 дән 16 яшькә кадәрге балалар өчен өстәмә яңа түләү 6 дан 12 мең сумга кадәр булачагын әйтте. Бу турыда РИА Новости яза. «Мондый гаилә төбәктәге яшәү минимумы күләменең 50, 75 яки 100 проценты дәрәҗәсендә пособие алырга мөмкин. Бу Россиядә уртача 6 дан 12 мең сумга кадәр була», — диде Котяков «Россия 24» телеканалы эфирында. Моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин 1 апрельдән аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 8-16 яшьлек балалар өчен яңа түләүләр билгеләнәчәге хакында белдерде. Дәүләт башлыгы искәртеп үткәнчә, гаиләләр беренче түләүләрне инде майда ук алачак.
http://tulachi.ru/news/v-respublike/8-dn-16-yashk-kadrge-balalar-chen-stm-tl-kpme-bulachagy-bilgele
https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев