80 яше тулган лениногорскилыларның пенсиясе күтәрелә. Ничә сумга?
1 сентябрьдән пенсионерларның берничә категориясен традицион индексация көтә.
Августта 80 яше тулачак кешеләрнең пенсиясе күтәрелер дип көтелә. Аларның иминият пенсиясенә (8134 сум 88 тиен) фиксацияләнгән түләүне ике тапкыр арттырачаклар. Ул 16 269 сум 76 тиен тәшкил итәчәк.
Моннан тыш, әле яңа гына беренче төркем инвалидлык алучыларның яки Россия Социаль фондыннан ниндидер нигезләр буенча пенсияне яңадан исәпләүне сораган кешеләрнең дә пенсиясе артыр дип көтелә.
Пенсионерлар түләүләрне, булган очракта, сентябрьдә алачак, дип яза «Татар-информ».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев