Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

80 яшьтән соң югары пенсияне ничек алырга? (Лениногорск Социаль фонды аңлата)

80 яшьтән соң ничек итеп югары пенсия алып булуын аңлатсагыз иде, дип мөрәҗәгать итә газет укучыбыз.

Әлеге сорауга Лениногорскида Социаль фондның Клиентлар хезмәте җавап бирә.

Югары пенсияне алыр өчен 80 яшькә җитәргә кирәк. 80 яшь тулгач, Социаль фонд картлык буенча пенсиянең иминият өлешенә фиксацияләнгән түләүне икеләтә арттыра. Лениногорск районында мондый түләүне 2 мең 800дән артык кеше ала.

2024 елда түләүнең күләме - 8 134,88 сум. Гражданга 80 яшь тулганнан соң киләсе айдан югары пенсия түләнә башлый.

Мәсәлән, пенсионер юбилеен 25 майда билгеләп үткән булса, яңача күләмдә пенсия аңа июнь аенда киләчәк. Пенсия белән бергә майның калган җиде көне өчен бер тапкыр бирелә торган өстәмә түләү дә алачак. Аннары югары пенсия ай саен тиешле вакытта килеп барачак.

Өстәмә түләү автомат рәвештә исәпләнә һәм бернинди гариза да кирәкми. Социаль фонд хәбәр иткәнчә, югары пенсия инвалидлык яки туендыручыны югалту буенча иминият пенсия түләүләрен алучыларга кагылмый.

Беренче группа инвалидларга 80 яшьтән соң түләү арттырылмый, чөнки аларда пенсиягә шундый ук өстәмә бар.

фото: редакция архивыннан
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев