Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

9 ноябрь- 15 ноябрь атнасына йолдызнамә

Кучкар Күптәнге дуслар сезгә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтәчәк. Бу сезне бик тә сөендерәчәк, чөнки сез аны көтмәгән дә идегез. Атнаның беренче яртысы җаваплы һәм тәвәккәл булганнарга уңыш китерәчәк. Бу вакыт эчендә сез бик әһәмиятле карарлар кабул итәчәксез. Тик ашыгып эшкә тотынмагыз.


Үгезбозау
Ниндидер негатив мәгълүмат сезне аяктан егарга һәм сезне күңел төшенкелегендә калдырырга мөмкин. Бу вакыт аралыгында сез аеруча да шикләнүчән һәм борчулы булачаксыз. Ләкин бирешмичә, көчле рухыгызны саклап калып, үз көчегезгә ышануны югалтмаска тырышыгыз.

Игезәкләр
Тир түгеп эшләгән акчагыз өчен көрәшергә туры киләчәк. Бәлки, хезмәттәшләр яки көндәшләрнең берсе белән низаг та килеп чыгар. Үзегезгә ышануны югалтып, көчсезлегегезне тойсагыз да, үзегез дә көтмәгәндә, җинүгә ирешәчәксез.

Кысла
Кая да булса бару, эш буенча командировкага китү киңәш ителми. Ләкин инде бик мөһим эшне башкару өчен барыбер барырга туры килсә, бер нәрсәдән дә курыкмагыз, барысы да сез уйлаганча ук начар булмас. Киресенчә, нәтиҗәдә сезне уңыш көтүе ихтимал.

Арыслан
Бу вакыт аралыгында гаилә, йорт белән бәйле сорауларны хәл итәргә була.  Кечкенә генә ремонт яки генераль җыештыру үткәрсәгез яхшы. Мөмкин булганча, бу эшләрне үзегез башкарыгыз. Башка гаилә әгъзалары бу эштә ярдәм итәргә ашкынып тормас.


Кыз
Бу атна эчендә икенче яртыгыз белән җитди фикер алышу, төрле сорауларны конструктив хәл итү мөмкинлеге туачак. Кайбер кыенлыкларны чишү буенча да юлларын табарсыз. Ләкин көнкүрешкә бәйле мәсьәләләргә кагылмый торыгыз, әлегә моңа игътибарыгызны сарыф итәргә кирәкми.  


Үлчәү
Бу атнада сез акча белән бәйле теләсә кайсы сорауларны нәтиҗәле хәл итә алачаксыз. Әлеге вакыт аралыгында сезнең өчен премия алу яки өстәмә акча эшләү мөмкинлеге килеп туачак. Нинди дә булса зур, мөһим әйбер сатып алырга яки акчаны отышлы итеп инвестицияләргә мөмкин булачак.

Чаян
Әлеге вакыт аралыгында сез игътибар үзәгендә булачаксыз. Атнаның беренче яртыында сезне бик күп аралашу көтә. Информациягә ия булу сезнең өчен бик тә мөһим. Шулай ук иҗади өлкәдә, үзешчән сәнгатьтә дә үзегезне сынап карагыз. Атна дәвамында  туганнарыгыз белән сүзгә килүдән сакланырга кирәк.


Укчы
Йолдызлар сезгә ял итәргә, көч тупларга киңәш итә. Стресс һәм артык күп эшләү күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, шул исәптән сәламәтлек ягыннан да. Өйдә, якын кешеләрегез белән күбрәк вакыт үткәрергә тырышыгыз. Гаилә әгъзалары белән аралашу сезгә бик кирәк.


Кәҗәмөгез
Дуслар һәм фикердәшләр белән очрашулардан сез бик күп кирәкле һәм кызыклы мәгълүмат туплый алачаксыз, барлык вакыйгалар турында белеп торачаксыз. Кирәк икән, алардан киңәш сорый аласыз. Бер фикердә булган кешеләр белән аралашу сезгә үз-үзегезгә ышануны тагы да арттырырга ярдәм итәчәк.


Сукояр
Уңышка ирешү өчен сезгә төгәл итеп максатларны билгеләү мөһим. Ләкин эгоистлык кебек сыйфатлар комачау итәргә мөмкин. Үзегезнең генә түгел, башкаларның да мәнфәгатьләрен уйлап эш итәргә кирәк. Шулай ук абруйлы кешеләр белән низагка керүдән сакланыгыз. Тырышсагыз, җитди фикер йөртсәгез, уңыш һәм популярлык озак көттермәс.


Балык
Атна дәвамында сезнең күзаллавыгыз үзгәрергә мөмкин. Кинәттән генә күңелсезлеккә бирешүегез бар. Моның сәбәбе – кешеләргә ышануны югалту. Ләкин нәкъ менә кешеләр сезгә бу хәлдән котылырга ярдәм итәчәк. Дуслар, якыннарыгыз белән аралашу сезгә яңадан тормышның ямен тоярга булышачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев