Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Абау! Бер хатын-кыз 10 айлык сабыен урамда ташлап киткән

Килеп туган хәлләрнең барлык нечкәлекләре ачыклана.

Россия Тикшерү комитетының Татарстандагы бүлеге Казанның Белинский урамындагы йорт янында бер исерек хатын-кызның 10 айлык нарасыен калдырып китүе буенча тикшерү эшен башлап җибәргән.

Бала “кәрҗине”ндә үксеп елап ятучы ярымшәрә кызчыкны шуннан узып баручылар күреп алган. Алар сабыйны якындагы кибеткә алып килеп, полиция һәм “Ашыгыч медицина ярдәме” чакырткан. Бала башлыксыз, аяк киемсез – носкидан гына булган. Табиблар кызчыкның тормышына куркыныч янамавын әйткән.

Ваемсыз ана айныгач кына баласын алырга дип урамга чыккан. Аның тагын йөкле булуы мәгълүм.

ЧЫГАНАК

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев