Аборт ясаудан баш тарткан хатын-кызларны финанс яктан бүләкләргә тәкъдим иткәннәр
Дәүләт Думасы депутаты Солтан Хәмзаев аборттан баш тартып, бала табарга карар иткән хатын-кызларны акчалата бүләкләргә тәкъдим иткән. Үзенең тәкьдимен ул Россия вице-премьеры Татьяна Голиковага җибәргән.
— Баланың тормышын саклап калу - Россиядә абортлар санын киметү стратегиясендә иң мөһиме дип саныйм. Югарыда әйтелгән тәкъдимнәремне хуплауны һәм фикерләр белдерүегезне сорыйм, - дигән Хәмзаев «РИА Новости»га.
Спикер шулай ук Дәүләт Думасы депутатларының «Сәламәтлекне саклау нигезләре турында»гы Федераль канунда йөклелекне ясалма рәвештә туктату турындагы 56 маддәне үзгәртү буенча тәкъдимнәрне карауларын белдерде.
Фото: https://photo.tatar-inform.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев