Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җәйге челләдә пластик шешәдән су эчү тыела

Җәйге челләдә пластик шешәдән су эчәргә киңәш ителми, дип кисәтә Бөекбритания галимнәре.

Пластик шешәдәге суда күп кенә химик матдәләр бар, ди алар. Шуңа күрә ул еш кына аш бүлмәсендәге суүткәргечтән акканына караганда да куркынычрак булырга мөмкин икән.

Ник дигәндә, пластик җитештергәндә бисфенол-А дигән зарарлы матдә кулланыла. Әлеге матдә пластик җылынган вакытта, мәсәлән, кояшта торганда бүленә. Мондый суны эчкән һәр кешенең диярлек бәвелендә бисфенол-А барлыгы ачыклана икән.

«Бисфенол-А матдәсе калкансыман биз, нәсел калдыру өчен җаваплы булган органнар эшчәнлеген боза. Шулай ук тазаруга, кан басымы күтәрелүгә һәм шикәр чире башлануга сәбәпче була», – дип кисәтә белгечләр.

"Ватаным Татарстан" сайтыннан

Фото: Рамия Гарифуллина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев