Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның Р.Шиһап исемендәге халык театры премьера күрсәтәчәк

Сәхнәгә кую өчен режиссер шушы әсәрне күп эзләнеп, махсус сайлап алган.

Лениногорскиның Рәшит Шиһап исемендәге халык театры яңа спектакль әзерләде: Мөнирә Сафина әсәре буенча "ӨЗелгән өмет" спектакле. 

Әле зур сәхнәгә дә чыгарга өлгермәгән яңа спектакльне, иң беренчеләрдән булып, Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йортта социаль ярдәм алучылар күрде.  Өлкәннәр һәм яшьләр, аналар һәм балалар язмышын, аларның бер-берсенә булган мөнәсәбәтен чагылдырган пьесаны шәһәребезнең күренекле артисткасы, бик озак еллар дәвамында театрның режиссеры булган һәм бүгенге көндә дә алыштыргысыз шушы вазыйфаларны башкаручы Мәдинә Сафиуллина җитәкчелегендә әзерләнгән.

Әле сәхнәгә кую өчен пьесаны сайлап кына алган мизгелләрдә үк, Мәдинә ханым, балалары тарафыннан онытылып, картлык көннәрендә ятим калган кешеләр турында бик борчылып уйлануы, яшьләргә әти-әни кадере турында аңлатырга теләп яшәве турында сөйләгән иде. Сәхнәгә кую өчен ул шушы әсәрне күп эзләнеп,  махсус сайлап алган.

Билгеләнгән көнне интернат-йортның мәдәният-сәнгать почмагы сәхнәсенә театраль декорацияләр куелган, сәхнә тамашачысын көтеп тора иде. “Спектакль буласын безгә алдан белдереп, төрле урыннарга афишалар элеп куйдылар. Без кинотеатр, клубларга йөрмибез, шундый тамашаның үзебезгә килүен көтеп тордык. Афишада артистларның фотоларын күргәннән соң, спектакльдә рольләр уйнаганнарын карап тору  мавыктыргыч булды. Шундый килештереп, чын тормыштагы кебек итеп күрсәттеләр. Бабай һәм әби ролен уйнаучыларны карап торгач, чын тормыш вакыйгаларын күзәтеп торган кебек тоелды. Кадерләп-тәрбияләп үстергән балаларның, олы яшьтәге әтиләре һәм әниләренең әллә ничә еллар буена кайтып хәлләрен дә белмәүләре, ахыр чиктә бер-берсеннән аерып, сагышлы үлемгә дучар итүләре  нәфрәт тудырды.  Аларны уйнаучы артистларга кул чабасы килмәде хәтта. Бик килештереп, ихлас күңелдән уйнадылар”,- ди, интернат йортта яшәүче Илдар Хәйруллин.

Лениногорск Мәдәният сарае сәхнәсендә театр труппасы спектакльне 16 нчы гыйнварда 18.30 сәгатьтә күрсәтәчәк. Озак еллар дәвамында лениногорскилыларны сөендереп килгән татар халык театрының тагын бер иҗат җимешен бу юлы да яратып кабул итүләренә шикләнмибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев