Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Айгөл Рәхимова: Һинд биюе тамаша гына түгел, эчтәлеге булган вакыйга һәм аралашу

“Һинд биюендә һәр хәрәкәт үз мәгънәсенә ия», - дип сөйли шәһәрдәшебез Айгөл Рәхимова.


Совет чорында елый- елый һинд киноларын караган кешеләр Һиндстан дигән илгә гашыйк була иделәр. Ә аларның биюләре үзенә аерым бер дөнья, сокландыргыч. Лениногорскилы Айгөл Рәхимова белән әлеге биюләр турында сөйләшәбез. Һинд биюләре турында ул рәхәтләнеп сөйли, аның сөйләгәнен тыңлап, үзең дә сизмәстән, шушы сихри дөньяга – һинд биюләре иленә кереп китәсең.

-    Минем Һиндстан мәдәнияте белән кызыксынуым, күпләрнеке кебек, кинодан башланды. 5-7 яшьләр булганда, апаларым белән үзебезне кино героинялары итеп күз алдына китерә идек. Башка меңләгән кызлар кебек, үзебезгә мендәргә яба торган челтәрдән һәм тәрәзә челтәреннән сари ясый идек. Кинодагы кебек биегән була идек. Үсә төшкәч, бу мавыгу онытылган кебек булды. Ләкин шәрык музыкасы миңа һәрвакыт ошый иде, - дип сөйли Айгөл.

Мәктәптән соң  укырга Чаллыга керә  һәм шунда “Сарасвати” һинд биюләре студиясе белән таныша. Анда ул ун еллап йөри. Хәтта үзенә кечкенә кызлар алып, аларны өйрәтә. Бер үк вакытта Россия буенча төрле мастер-классларга йөри, илнең төрле почмакларыннан биючеләр белән таныша.

“Без зур концертлар һәм бәйгеләр оештырдык. Анда мин сценарийга да, афиша ясауга да, рекламага да кагылышлы идем һәм шуның белән горурланам”, - ди Айгөл Рәхимова.

 2019 елда ул туган шәһәре – Лениногорскига кайта. Биредә дә үзе кебек, һинд биюләренә битараф булмаган кешеләрне эзли. Шулай әкренләп, безнең шәһәрдә “Саджан” төркеме барлыкка килгән. Айгөл әйтүенчә, элегрәк Лениногорскида да һинд биюләре коллективы булган: башта “Рашми”, аннан “Танцуй, танцуй” коллективлары. 

Лениногорскида эшләп килүче “Саджан” коллективының атамасы һинд теленнән "сөйгәнем" дигәнне аңлата. Беренче биюләренең исеме дә шулай дип аталган.

“Тәүге тапкыр Лениногорск сәхнәсендә медицина хезмәткәрләре көненә багышланган концертта чыгыш ясадык. Быел менә өченче сезонны каршы алачакбыз. Һәр чакыруга без шат, моңа җитди әзерләнәбез. Киләчәктә тагын да чыгышларыбыз артыр, дип ышанам. Хәзерге вакытта безнең төркемдә 8 кеше, тагын да безгә кушылырга теләүчеләр булса, шәп булыр иде”.

Бию бик күптәннән үк барлыкка килгән, ул бүген дә безне матурлыкка, гүзәллеккә өйрәтә. Кемгәдер бию җиңел эш кебек тоеладыр, гәүдә селкетеп йөри, диючеләр дә булыр.

- Бию чынлап торып, гашыйк иттерә үзенә. Әлбәттә һәр биюдә, ә һинд биюендә бу аеруча да, һәр хәрәкәт үз мәгънәсенә ия, – ди Айгөл.

 “Саджан” төркеме кызлары һәр биюләрен эчтәлекле итеп куярга тырыша. Аларның репертуарында салмак лирик бию, шаян, бераз үрти торган биюләр бар. Шулай ук туган якка, аның гүзәллегенә багышланган биюне өйрәнгәннәр.

 Һинд биюен ялт-йолт килеп торган, җете төсләрдәге костюмнардан башка күз алдына китереп булмый. “Саджан” бию төркеменә башта озак вакыт Чаллының “Сарасвати” студиясе костюмнар белән булышкан, хәзер үзләре костюм тектергәннәр. “Сари, беләзекләрне, алка, тика (маңгайдагы бизәк) Һиндстаннан алабыз”, – ди Айгөл.

        -    Минем өчен һинд биюләре хобби гына түгел. Әйткәнемчә, мин бу дөньяга үлеп гашыйк. Онлайн да әлеге биюләрне өйрәнәм, һинд теленә дә битараф түгел. Бу мәхәббәт киенү рәвешемдә дә күренә. Мин Һиндстан тәм-томнарын да пешереп карыйм. Бу зур мәхәббәт минем тормышны тагын да кызыграк итә, тулыландыра һәм матурлык өсти.

Язма «Заман сулышы» газетында басылды.

Фотолар: Айгөл Рәхимованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев