Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Актарылды күңел, сыкрый йөрәк»: авариядә һәлак булган Ләйлә турында үзәк өзгеч шигырь

2 сентябрьдә райондашларны тетрәткән, аянычлы үлем белән тәмамланган юл һәлакәте булды.

«Гранта» автомобилендә якташыбыз 18 яшьлек Ләйлә Сираева, куып узып китү маневрын ясаганда, «Газель» автомобиле белән бәрелешеп,  һәлак була.

Япь-яшь кызның фаҗигале үлеме Шөгердә яшәүче шагыйрә Гөлфия Шәйдуллинаны битараф калдырмаган. Ул аңа багышлап шигырь язган.

"Икенче сентябрь...2023 ел. Аяз көнне яшен суккандай булды. Куркыныч хәбәр бик тиз таралып өлгерде. Күбәләктәй нәфис, җилдәй җитез, уңган- булган, бар яклап та килгән, тырыш, быел гына мәктәпне тәмамлаган, әле дә күз алдында булып, сабырлыгы, тыйнаклыгы, пөхтәлеге белән аерылып торган нәфис кызчыгыбыз, Сираева Ләйләбез авариягә эләгеп һәлак булды. Күтәргесез, авыр кайгы, ачы хәсрәт, йөрәкләрдә сакланачак мәңгелек яра. Күңел һич тә ышанмый. Хәттә кулда каләм тибрәтәсе дә килми... Тик нишлисең бит, ничек кенә авыр булса да бу хәбәрне дә кабул итмичә булмый. Чәчәк кебек гомер өзелде. Язмыш үзенең канатларын җәеп Ләйләбезне үзенә тартып алды. Бу дөньяга, сабый кунакка бик азга гына килгән булып чыкты. Аллаһы Тәгалә аны кире үз куенына алды. Ләйләнең урыннары җәннәтнең иң биек урыннарында,түрләрендә булсын. Якыннарына, туганнарына Раббым күркәм сабырлыклар, түземлек бирсен иде. Амин", - дип язган Гөлфия апа Шәйдуллина.

Күзләр ачып, күзләр йомган ара
Чәлпәрәмә килде барысы да
Җиләк чәчәгедәй ап- ак хыял...
Нокта куелды бүген барсына

Хыял диңгезендә йөзде алар
Өметләре канатлар бирде.
Саф мәһәббәт, назлы күз карашы
Араларда җылылык йөрде

Ләйлә карады Аделенә назлап,
Адел сулый алмый Ләйләсез.
Күзләр тидеме соң әллә сезгә
Бер – берегезсез хәзер нишләрсез?

18 яшь , җиләк кебек гомер
Күзләр явын алырлык матурлык
Ләйләгә карап сокланмаслык түгел
Хозурланып күзләр салырлык

Боек төнбоектай күз карашың
Сабырлыгың бишкә бүлерлек
Уңганлыгың халык мактап сөйли
Хыялларың гөлләр үрерлек

...Назлы язда машиналы булдың
Шаян җилдәй уйнаклап йөрдең
Аделеңне чиксез сөя идең,
Бәхетеңне тик анда күрдең

Бар көчеңне куеп тырыштың син
Үрләр яулау иде исәбең.
Язмышлардан һичтә узмышлар юк
Кемнәр куйган икән исәбен

Раббым язса, дия белмәдеңме?...
Харап булды,... өзелде,... яшь гомер
Барлык хыялларда чәлпәрәмә килде
Әйтерсеңлә кап-кара күмер

Керкәленең биек тау битләре
Киртә куеп сине туктатты.
Кызын көткән ана йөрәгенә
Шул минутта, дөрләп ут капты.

Якыннарыңны утка салып Ләйлә
Китеп бардың кайтмас җирләргә.
Язмышлардан беркем кача алмый
Калганнарга инде нишләргә

Якыннары елый кочагына алып,
Җанын биреп терелтер иде.
Сулар сулышлары өзелгән шул
Ташлап китә ...нишләрсез инде.

...Язмыш сынауларын үтә, үтә
Җәннәтләргә китеп барышың.
Йөрәкләргә әрнү сыкрау биреп
Өелеп калды сары сагышың.

Оҗмах түрләрендә урының булсын
Һәрбер дога барып ирешсен.
Әтисе дә каршы алып торсын,
Сөйгән сабые барып күрешсен.

Гөлфия апа әлеге шигырьне социаль челтәргә урнаштыргач, күбесе кайгы уртаклашу белдерде:  «Ачы кайгыгызны уртаклашам. Сабыйның урыны оҗмах түрләрендә булсын!», «Бик акыллы, гади, сабыр, чибәр кыз булып безнең күңелләребездә калыр, әнисенә, абыйсына күркәм сабырлыклар бирсен», «Гөлфия... Актарылды күңел, сыкрый йөрәк... Бу баланың үзен белмәсәм дә, искиткеч нәфис, уңган зат булуын аңлаттың. Рәхмәт. Бала югалту ачысын татыган әнисенә, якыннарына Аллаһы күркәм сабырлык бирсен... Гомере кыска булган балакайның... Ахырлары хәерле булсын».

Ләйләнең урыны оҗмахта булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев