Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Акыллы сөяркә, яки вакытында китә белергә кирәк

Бәхетле булган вакытларымны искә алырга яратам. Сагынуым бераз басылмасмы икән дип сезгә дә язарга булдым әле. Ул – җитәкчемнең якын дусты иде. Өйләнгән, балалары бар. Аның белән була алмавымны белсәм дә, ничек гашыйк булуымны сизми дә калдым.

Беренче свиданиега чакыргач та, мең кат уйладым. Уйладым һәм бармадым. Икенче көнне дә чакырды, ә менә анысында баш тарта алмадым, чөнки аны күрәсем килде.

Без таң атканчы аралаштык, сөйләшеп туя алмадык. Миннән 8 яшькә өлкәнрәк булса да, без бер дулкында идек. Рәхәт кеше, үз кешем иде ул. Аннары беренче һәм кайнар төнебез булды. Аның белән бер түшәккә ничек эләгүемне хәтерләмим, мәхәббәттән исердем, башымны югалттым. Аның назлы кулларын, татлы иреннәрен әле дә хәтерлим. Шулай итеп, без ике елга якын очраштык.

Бәхетле көннәребез күп булды, ләкин мин һәрвакыт аның өйләнгән булуын истә тоттым. Аның өчен гаиләсе һәрвакыт беренче урында булды. Шуңа да араларны иртәме, соңмы өзәргә кирәк иде. Ул көнне елаганнарым... Төне буе елап чыктым. Аннан башка яши алмам сыман булды, бернәрсәгә дә күңелем ятмады, уемнан һич чыкмады. Ләкин вакыт дәвалый. Алты ел вакыт узгач, без күрештек, тик безнең арада берни дә булмады. Бетте, хисләр суынган инде. Бары кайвакыт теге чактагы бәхетле мизгелләремне сагынам...

Гөлсу, Казан

"Ш.К." сайтыннан

Фото: 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев