ҖӘМГЫЯТЬ

Алексей Песошин Татарстан халкын Профсоюзлар көне белән котлады

Бүген - 24 сентябрьдә Республика Профсоюзлар көне билгеләп үтелә.

«Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Профсоюзлар көне белән котлыйм. Бу бәйрәм республикабызның истәлекле даталар календарендә аерым урын алып тора. Казан губернасы профсоюзларының 1920 елның 24 сентябрендә үткән беренче съезды республика профсоюз хәрәкәте тарихында мөһим этап булды. Татарстан профсоюзлары йөз елдан артык үзенең төп миссиясенә – хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын һәм социаль гарантияләрен яклауга тугры кала. Бүгенге көндә профсоюзлар – хезмәткәрләр белән эш бирүчеләр арасындагы конструктив диалогта ышанычлы партнер. Татарстан профсоюзлары һәрвакыт мөһим социаль мәсьәләләрне хәл итү, хезмәт шартларын яхшырту, хезмәт хакларын арттыру һәм җитештерүдә иминлекне тәэмин итүгә юнәлтелгән төбәк программаларын булдыру һәм гамәлгә ашыруда актив катнаша», – диелә Татарстан  Премьер-министры Алексей Песошинның котлавында.

Алексей Песошин барлык профсоюз әгъзаларына намуслы хезмәтләре һәм актив гражданлык позицияләре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук республиканың социаль партнерлык системасына нигез салучы профсоюз хәрәкәте ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 


Нет комментариев