Алманың яшелендә шикәр аз, кызылы кан тамырларына, сарысы ашказанына
Сентябрьдә урта һәм соң өлгерешле сортлар сезоны башлана.
Әмма боларын да вакытында җыеп алганда гына озак сакларга мөмкин. Агроном Ильяс Хәйретдинов әйтүенчә, җимешне җыярга вакыт җиткәнме-юкмы икәнен билгеләү өчен, алманы урталай ярып, орлыкларының төсенә карарга кирәк.
Ак яки аксыл коңгырт төстә икән, ботактан өзеп алырга иртәрәк әле. Озак саклау өчен, орлыкның бер өлешенең генә коңгырт төскә кереп, калган өлешенең аксыл төсне югалтырга өлгермәве кирәк. Ә менә орлыклары тулысынча коңгырт төстә булган алма артык өлгергән булып санала һәм ул озак сакланмый, ди белгеч.
Табиблар әйтүенчә, алмадагы пектин матдәсе йөрәк-кан тамырларын тәртиптә тотарга ярдәм итә. Кандагы «начар» холестеринны киметә чөнки. Ә инде флавоноидлары кан басымын көйли. Британия галимнәре шундый фикергә килгән: көненә 1–2 алма ашаучыларга атеросклероз авыруы (май, холестерин кебек матдәләр утырудан кан тамырларының тараюы) янамый диярлек.
Җимеш шулай ук инсульт, инфаркт кебек куркынычларны да киметә. Ә инде алма согы (ләкин каптагы сок түгел, үзең сыгып алганы турында сүз бара) нерв тукымаларында матдәләр алмашын, хәтерне яхшырта. Галимнәр сүзләренчә, көненә кимендә 2 алма ашаучыларга картлык көннәрендә Альцгеймер авыруы, таркау склероз кебек чирләр дә аз яный. Ул шулай ук үзәк нерв системасы эшчәнлегенә дә ярдәм итә.
Ләкин ашказаны, эчәкләрдәге хроник авырулардан, еш кына сару кайнаудан интегүчеләргә әчкелт алманы читкәрәк кую кирәк. Алмадагы (аеруча яшел сортларындагы) кислота, ач карынга ашаганда, чирне көчәйтергә мөмкин. Ә инде ашказанында, эчәкләрдә җәрәхәт булса, җимештән бөтенләй баш тарту хәерле.
Алманың төсе химик составын һәм организмга нинди файда китерә алуын күрсәтә. Кызылы. Җимешкә кызыл төс бирүче антоциан кан тамырлары өчен бик файдалы. Кызыл алманың акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләр, шулай ук гипертониядән интегүчеләрнең табыныннан төшмәве әйбәт.
Яшеле. Шикәре кимрәк, ашкайнатуга ярдәм итә торган органик кислоталары күбрәк. Шикәр чире белән авыручыларга да курыкмыйча ашарга мөмкин. Сарысы. Тән тиресе һәм күзләрнең сәламәтлеге өчен кирәкле каротиноидларга бай. Мондый алмада, башка сортларындагыга караганда, тимер һәм В9 витамины күбрәк. Кан күзәнәкләре ясалуга ярдәм итә, ашказанында, эчәкләрдә ялкынсынуны киметә.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/09/180614/
© Ватаным Татарстан
Р. Мостафина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев