Рүзилә Нитшаева 5 минут эчендә 16 килограммлы герне 105 тапкыр күтәрә.
Әлмәттә яшәүче 55 яшьлек Рузилә Нитшаева хатын-кызлар арасында гер күтәрү буенча Түбән Кама Сабан туенда чемпион булды.
Бу аның беренче титулы түгел. Бер ел элек Әлмәттә Рузилә Нитшаева хәтта республика чемпионкасын җиңде, дип яза"Әлмәт таңнары" сайты.
Фото һәм мәгълүмат "Әлмәт таңнары" сайтыннан алынды.
Нет комментариев