Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әлмәтле Лениногорскига кунакка килеп кунак та, карак та булган

Лениногорскидагы танышының фатирына кунак булып кына килгән әлмәтле өенә буш кул белән кайтып китәргә теләмәгән. Ул 64 яшьлек ир кешегә һөҗүм итеп, аның банк картасыннан 5 мең сум акчасын урлаган.

Суд материалларыннан күренгәнчә, элек күп тапкырлар хөкем ителгән 55 яшьлек Б., исерек хәлдә танышының банк картасын таләп итә башлаган. Лениногорскилы картасын бирүдән баш тарткач, озак уйлап тормый аңа һөҗүм иткән: йодрыгы белән битенә суккан. Картасын бирмәгән очракта, буып үтерәчәге белән янаган. Үзенең гомере өчен курыккан зыян күрүче, картасын бирергә мәҗбүр булган һәм пин-кодын да әйткән. 

Картаны кулына төшергәч, Б. җинаять урыныннан качып, талап алган банк картасы ярдәмендә кибеттән үзенә кирәк-ярак сатып алган. Картадан акчалата алып та үз кесәсенә салып куйган.  Лениногорскилыга ул 5 мең сумнан артыграк матди зыян салган. Пенсиядәге кеше өчен бу  шактый зур күләмдәге акча булган, ир кеше хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.

Хөкем каршына баскач, Б. үзен ничек тә акларга тырышып, зыян күрүче үзе кибеткә барып әйберләр, картадан акча алырга рөхсәт итте дип  сөйләгән. Моннан тыш, ул  пенсионерны кыйнамадым һәм аңа  берничек тә янамадым дип белдергән. 

Суд Б.ны РФ Җинаять кодексы 162 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты. Аңа 3 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде. Әлеге срокны ул катгый режимлы төзәтү колониясендә  үткәрәчәк. 

Суд зыян күрүченең акчаларын кире кайтарып бирү турындагы гражданлык дәгъвасын да тулысынча канәгатьләндерде.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән, апелляция тәртибендә шикаять бирелергә мөмкин.

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев