Әлмәтле лотереядә 50 млн сумнан артык акча откан
Әлмәт шәһәрендә яшәүче ир-ат лотереядә 50 млн сумнан артык акча откан.
Элек Ханты-Манси автоном округында бораулаучы булып эшләгән ир-ат. Язмышын сынап карарга теләп 20 данә лотерея билеты сатып алган. Аларның берсе отыш китергән. Әлмәтле эшеннән китәргә һәм Мәскәүгә абыйсы янына күченергә карар иткән. Откан сумманы үз бизнесын ачу һәм ике машина сатып алу өчен кулланырга уйлый җиңүче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев