Әлмәттә 13 яшьлек кыз пневмониядән үлгән
Интернет челтәрендә кызның үлеме турында мәгълүматлар басылган иде. Мәктәп укучысы ике яклы пневмониядән үлгән дип хәбәр ителә.
Әлмәттән 13 яшьлек кызның үлеме турында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында комментарий бирделәр.
- Әлбәттә, булган хәл туганнары һәм якыннары өчен зур фаҗига. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы исеменнән кайгыларын уртаклашабыз. Кызганычка каршы, беренчел мәгълүматлар буенча, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү вакытында булмаган. Һәрбер шундый очрак һәрвакыт экспертларны җәлеп итеп тикшерелә, тикшерү үткәрелә. Бу хәлгә хокукый бәя бирәчәкләр, - дип уртаклашты министрлыкта.
Ике көн дәвамында баланың температурасы 38 градустан төшмәгән. Әнисе аңа парацетамол һәм башка шундый дарулар биргән, тик кызның хәле яхшырмаган. Өченче көнне иртән әнисе аны хастаханәгә алып килгән. Көн уртасында бала үлгән.
Бу очрак буенча җинаять эше ачылган. Кыз үлемендә гаепле кеше 2 елга колониягә озатылырга мөмкин. Бала 19нчы мәктәптә укыган, әнисе күптән түгел пенсиягә чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев