Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әлмәттә кар яуган: шәһәрдә «Елки-10» фильмын төшерә башладылар

Җәй дип тормаганнар, Әлмәттә инде Яңа елны каршы алырга әзерләнәләр. Ни өчен дигәндә, бирегә «Елки» популяр Яңа ел комедиясенең 10 нчы өлешен төшерергә килделәр. Видеокадрлар белән үзенең телеграм-каналында Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов уртаклашты.

Һәр Яңа ел алдыннан экранга чыгучы фильмның элеккеге режиссеры һәм продюсеры Тимур Бекмамбетов Әлмәт өчен чит кеше түгел. Соңгы елларда гына да шәһәрдә берничә тапкыр булган ул.

Сүз уңаеннан, «Елки»ның беренче өлешен 2010 елда Әлмәттән ерак булмаган Баулы районында һәм Казанда да төшерделәр.

Әлмәттә киноны «Мирас» спорт комплексында һәм «Альметрика» фәнни-танып белү үзәгендә төшерәләр. Билгеле булганча, фильмда вакыйгалар кыш көне бара. Моның өчен мәйданга ясалма кар сипкәннәр, чыршылар бизәгәннәр һәм машиналарны махсус «туңдырганнар».

– Берничә көн эссе һава торышы торды, ә без бит кышны төшерәбез. Һәм нәкъ менә безнең өчен дигәндәй, бүген салкынайтты, – дип сөйләгән актриса Ольга Дибцева.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов та үзенең телеграм-каналында язылучыларны әлеге вакыйга белән кызыксындырган.

Фото һәм мәгълүмат "Ватаным Татарстан" сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев