Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова повестеның яңа басмасын тәкъдим иттеләр
ҖӘМГЫЯТЬ

Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова повестеның яңа басмасын тәкъдим иттеләр

«Рухият» нәшрияты әзерләгән китапка әсәрнең татар һәм рус телләрендәге вариантлары кертелгән.

3 октябрьдә Әлмәттә татар җәмәгатьчелеге Саҗидә Сөләйманова һәйкәле янына җыелды. Соңыннан чара Яшьләр үзәгендә дәвам итте. Биредә "Гөлбадран" повестеның яңа басмасын тәкъдим иттеләр.

«Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова яңа басманы чыгару идеясе белән Саҗидә Сөләйманованың улы Әнвәр Маликов мөрәҗәгать итүен әйтте.

«Кабат бастырып чыгарганда, әсәрне татар һәм рус телләрендә бер китапка тупладык. Татарча нөсхәдә моңа кадәр басылмаган автор кулъязмасының аерым өзекләре торгызылды. Ә рус телендә укучылар өчен яңа тәрҗемәне Әнвәр Маликов үзе әзерләде», – дип сөйләде ул.

"Гөлбадран" повесте автобиографик элементларга бай. Төп герой Бибиса кебек, Саҗидә Сөләйманова да гомеренең соңгы елларында онкологик авыру белән көрәшә. Әсәрдә талантлы хирург-экспериментатор, театр йолдызы Бибиса, яшь онколог һәм аларның хезмәттәшләре язмышы сурәтләнә. Повестьның беренче өлешендә мәхәббәт, хезмәт һәм шәхси мөнәсәбәтләргә урын бирелсә, икенче өлешендә яман шешкә каршы көрәш төп урынга чыга.

Бу тема татар әдәбияты өчен ят түгел. Мәсәлән, Г. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» әсәре бар. Ләкин Саҗидә Сөләйманова табибларның үзара мөнәсәбәтләрен, аларның нечкәлекләрен тирәнрәк бирә.

Әсәрдә кешелеклелек турында сүз бара. Кеше шундый авыр хәлдә дә, үлем янаганда да яшәргә омтыла. Шушы яктылыгы белән ул безнең татар әдәбиятында үз урынын алды», - дип аңлатты Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла.

Шулай ук хәзерге вакытта Саҗидә Сөләймановага багышланган «Саҗидә» документаль-нәфис фильмы өстендә эш дәвам итә. Фильм режиссеры Александр Далматов әйтүенчә, тагын 6-7 көн төшерсәләр, октябрьдә төшерү эшләре тәмамланачак. Чара барышында кунакларга фильмнан өзек тә күрсәтелде.

 

https://tatar-inform.tatar">https://tatar-inform.tatar

Фото: татар-информ», Камилә Билалова

 


Нет комментариев